Kategoriler
Tatar-inform

Алабуга янындагы М7 трассасында ритуал хезмәт күрсәтү машинасы янып беткән.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Алабуга янындагы М7 трассасында катафалк машинасы янып беткән.

«Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 14.52 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм 112 номерына Хлыстово торак пункты янындагы юл читендә «ГАЗель» микроавтобусы януы турында хәбәр килгән.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр катафалк машинасы януын күргән. Микроавтобус йөртүчесе 25 яшьлек ир-ат хәрәкәт вакытында автомобильнең мотор бүлеме яна башлавын күргән. Шофер машинасын туктаткан, әмма янгынны үзе сүндерә алмаган.

Янгынны 10 минут эчендә сүндергәннәр. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән, ә менә ритуал хезмәт машинасы тулысынча янып беткән.

Транспорт чарасы системаларының, механизмнарының төзек булмавы янгын чыгу сәбәбе булырга мөмкин.

Алабуга янындагы М7 трассасында ритуал хезмәт күрсәтү машинасы янып беткән.
Kategoriler
Tatar-inform

Ульяновск татарлары мишәрлек темасын куерткан Тямаевны милләткә зыян салуда гаепләде

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин һәм Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина концертларда мишәрлек темасын куерткан җырчы Фирдүс Тямаевны милли бергәлеккә зыян салуда гаепләделәр.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үз концертларында еш кына мишәрләргә мөрәҗәгать итеп: «Мишәрләр, сез кайда?», «Мишәрләр, алга!» — дип сәхнәдән кычкыра. Үзенең мишәр булуы турында Илсөя Бәдретдинова да еш әйтә, аның мишәрләргә багышланган җыры да бар.

«Фирдүс Тямаев килсә, „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Нигә „Татарлар, исәнмесез“, — түгел? Хәзер татар халкына бөек мәдәният түгел, ә Фирдүс кебек „Мишәрләр, сез кайда?“ — дигән мәдәният кирәк. Аннан соң кеше: „Мишәрләр шундый зур, күп халык икән, тукта, татар түгел, җанисәптә мишәр булып язылыйм әле“, — дип уйга кала», — диде Рамилә Сафина.

Ульяновск татарлары мишәрлек темасын куерткан Тямаевны милләткә зыян салуда гаепләде

Аның сүзләренчә, артистлар халыкка югары мәдәният җиткерергә тиеш.

«Артистлар — сәхнәдән татар телен, мәдәниятен күрсәтүче шәхесләр. Без акча түләп, билет алып, матур итеп киенеп, концертка барабыз. Балаларыбызны да ияртәбез. Ә ул: „Мишәрләр, сез кайда?“ — дип кычкыра. Без — татар булгач, ник килдек монда? Татар баласына моны ничек аңлатырга кирәк? Моны ишеткән, күргән саен калтырап китәм», — дип сөйләде Ульяновск өлкәсенең Татар мәдәният үзәге җитәкчесе.

Ульяновск татарлары мишәрлек темасын куерткан Тямаевны милләткә зыян салуда гаепләде

«Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы халык ярата, концертларына йөриләр, йөрсеннәр, мин каршы түгел. Алар барыбер татарлыкны күрсәтә. Ләкин ике җыр саен: „Без — мишәр“, — дип кычкырып, сәхнә каршына килеп, башкаларны кычкыртып йөрүләре беркемгә дә ошамый», — диде Рамис Сафин. Интервьюны тулысынча «Интертат» сайтында укырга мөмкин.